Ир-атның бала тәрбияләүдә нинди роль уйный?
Әтиләрнең абруе әнинекенә караганда зуррак
23 февраль – барлык әтиләр, ир-егетләр бәйрәме. Шул уңайдан “Гаиләдә кем баш булырга тиеш?”, “Ир- атның бала тәрбияләүдәге роле” дигән сорауларга хатын-кызларыбызның фикерләрен белеп алырга булдык.
Резелә Зәйнетдинова (Карамалы авылы):
-Юкка гына татар халкы: «Ир-баш, хатын-муен»,–димәгән. Мин дә бу фикер белән килешәм. Гаиләдә ир кеше, ата иң хөрмәтле кеше булырга, балалар гаиләдә ата кадерен, шул ук вакытта ата тәрбиясен күреп үсәргә тиеш, дип уйлыйм мин. Ә ир, ата кешегә, гаиләнең юлбашчысы, җитәкчесе булыр өчен, бик зур жаваплылык йөкләнә. Әти бала өчен якын кеше генә түгел, ә чын ир үрнәге, төп ышаныч һәм терәк, дисциплина һәм тәртип күрсәткече. Хөрмәтле әтиләр шуны онытмасыннар иде.
Миләүшә Фәттахова (Базарлы Матак):
- 3 ир бала әнисе буларак, бер дә икеләнмичә, әти кеше гаиләдә баш булырга тиеш икәнлеген әйтә алам. Безнең гаиләдә әтиебез һәрвакыт беренче урында, аның сүзе – барыбыз өчен дә закон. Шулай булырга тиеш, дип уйлыйм. Гомумән, бала тәрбияләүдә дә әтиләрнең абруе әнинекенә караганда зуррак. Бу – табигый хәл.
Зөбәйдә Низамиева (Әхмәт авылы):
-Минем уйлавымча, гаиләнең иң нык терәге, оя коручы, мал табучы, кайгыртучы булган ир-ат гаиләдә баш булырга тиеш. Ул үз өстенә зур җаваплылык алучы да. Ә хатын-кыз – ышанычлы ир артында, гаилә учагын саклап, балаларында әтиләренә карата хөрмәт уятучы, ул да ирнең ныклы терәге булырга тиеш. Ир белән хатын арасында бер-беренә хөрмәт, кайгыртучанлык, тугрылык, мәхәббәт булганда гына, гаиләдә бәрәкәт, балаларга үрнәк була ала.
Венера Сираҗева (Югары Әлки):
-Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль булганлыктан, гаиләдәге күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Ләкин бу, бала тәрбияләүдә ир-ат катнашмаска, дигән сүз түгел. Нәкъ менә әлеге мәсьәләдә әтиләр зур роль уйный. Ата сүзе, ата тәрбиясен берни алыштыра алмый. Ир белән хатын тигез хокуклы булган матур гаиләдә бәхетле балалар туа. Ә әни назына, әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар үз максатларына ирешүчән була.
Гүзәлия Рәхмәтуллина (Яңа Салман):
-Гомумән, гаиләдә ир баш та, хатын баш, дип аерып сөйләү дөреслеккә бик туры килеп бетмидер, миңа калса. Мөнәсәбәтләрнең үзара аңлашуга корылып, һәр эшнең киңәшләшеп, уртак башкарылуы мөһим. Баланы тәрбиялим дип, махсус таләпләр куеп тырышу нәтиҗә бирми, чөнки ул-кызлар әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Үзебезнең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: үз-үзен тотышы, акылы, эш-гамәлләре, күңел халәте белән үрнәк була алган әти, ир, һичшиксез, бала өчен зур авторитет, гаилә өчен ышанычлы терәк булып тора. Мондый әтигә карата хөрмәт баланың күңелендә ярала һәм ул нык була, дип уйлыйм. Әти тәрбиясе – каеш та, кыйммәтле бүләкләр дә, акча белән тәэмин итү дә түгел, ә акыл, зирәклек, тырышлык, тәрбиялелек.
Хөрмәтле ир-егетләребез! Хатын-кызлар сезнең гаиләдәге, тормыштагы рольне шулай бәяли һәм күзаллый. Безнең сезгә хөрмәтебез зур. Шул ышанычны аклап, гүзәл затларыгызны кадерләп, кирәк вакытта яклап һәм саклап, тәрбияле, акыллы балалар үстереп, матур итеп яшәргә язсын. Бәйрәм белән сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев