Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Билалов. Кеше булып калыйк.

Кеше булып калыйк һәрчак Йөзебезне югалтмыйк. Нинди хәлләрдә калсак та, Калебне хич каралтмыйк.

 

Баш әйләнмәсен уңыштан,
Дөньябызны онытмыйк.
Бу җирдә кунак икәнне
Һич тә истән чыгармыйк.

Олыларга хөрмәт белән,
Карыйк без һәрвакыт.
Үзеңә дә сиздермичә ул
Килеп җитәр бервакыт.

Аяк астына карап йөр,
Бик югары менсәң дә.
Берчакны җиргә төшәрсең
Күктә йолдыз тотсаң дә.

Иманыңны һич югалтма,
Кирәк ул һәрбер көнне.
Якты кояшлы көннән соң
Уйла караңгы төнне.

Кечеләрне кече ит син
Бик зур булса да буең.
Сәлам биреп үтсәң әгәр
Өзелеп төшмәс кулың.

Кеше булып яшик җирдә,
Үз йөзебезне саклап.
Тигез генә матур итеп
Барсак иде без атлап.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев