Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Чаллы авыл җирлегендә җыен узды

Иске Чаллы авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышында җирлек башлыгы Муса Исхаков хисап тотты.

Ул җирлек Советы депутатларының эше турында җентекләп сөйләде, барлык бюджет учреждениеләренең эшенә, салымнар җыелуга, әлеге башкарма комитетның керемнәре һәм чыгымнарына анализ ясады. 
Иске Чаллы авыл җирлегенә өч авыл: Яңа Чаллы, Иске Чаллы һәм Бибай Чаллысы керә. Муса Исхаков бер ел эчендә өч авыл халкының 10 кешегә кимүен дә әйтте. Чөнки 2022 елда дүрт бала туган, 14 кеше бакыйлыкка күчкән. 
Авыл җирлегендә барлыгы 470 кеше яши, шуларның 169 ы – пенсионерлар, 192 се хезмәткә яраклы яшьтәгеләр. Авылларда 212 йорт  бар. 21 бала Иске Чаллы мәктәбендә укый, 4 сабый балалар бакчасына йөри.


 Мәктәп директоры Фәнис Хаҗипов та белем йортының эшчәнлеге турында сөйләде. Ул 2022 елда мәктәп ашханәсенең тулысынча төзекләндерелүен әйтте. 
Әлеге авыл кешеләре һәрвакыт күпләп мал-туар асраган. Өч авылдагы хуҗалыкларда бүгенге көндә 333 мөгезле эре терлек бар. Шуларның 162 се – савым сыеры. Шулай ук 141 сарык, 28 ат асрала, 62 умарта оясы бар. Сөт тапшырудан авыл кешеләре 14 миллионнан сумнан артык акча алган. Ул, уртача алганда, һәр сыер хуҗасына 82 мең сум керем китергән дигән сүз. 
Әлеге авыл кешеләре эш белән тәэмин ителгән. Авылда 7 кече ферма, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, почта, мәчет, кибетләр бар. Чаллы терлекчелек комплексы һәм Бибай Чаллысында мөгезле эре терлек асрау фермасы эшләп килә. 
Муса Исхаков районыбыздан мобилизацияләнгән сугышчыларга оештырылган ярдәм турында да әйтеп китте. Авыл кешеләре гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар.


Район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов авыл кешеләрен 2022 ел нәтиҗәләре белән таныштырды һәм сорауларга җавап бирде. Авыл кешеләре медицина тикшеренүләренә, салым хезмәте ябылуга кагылышлы сорауларны бирделәр. Шулай ук юллар төзеклеге мәсьәләсе дә авыл кешеләрен борчый икән.  
Иске Чаллы мәчете имам-хатыйбы Рәхимҗан Бәдретдинов әлеге Аллаһы йортына килүчеләр саны кимүе өчен бик нык борчылуын да әйтте. Ул авыл кешеләрен җомга намазына йөрергә чакырды. 
  Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр Ришат Гарипов, Әмир Галиев, Гөлназ Галәүтдинова, Гатиннар, Хатыйповлар, Шәрәфиевлар, Гатауллиннар гаиләләренә тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев