Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Үргәагар авылының Корбангали Фәхриев урамындагы буа юлына вак таш салдылар

Иске Үргәагар авылының Корбангали Фәхриев урамындагы буа юлына вак таш салына. Бу – авыл, аеруча, шул урам кешеләре өчен зур вакыйга, шатлык була.


 Буа аша үтеп йөрүдән күп михнәт күргән Гөлүсә Сибагатуллина безгә дә сөенечен җиткерде. 

–    Авылның башка урамына үтим, дисәң, безгә буа аша чыгарга кирәк. Язгы-көзге пычракларда, җәйге яңгырлардан соң, юл балчык була. Машина белән түгел, җәяү атлау да бер газапка әйләнә иде. Менә шунда таш җәйдерүгә ирештек бит, – дип сүзен башлады ул. 

2023 елда ук бу урам кешеләре иң элек юлсызлык мәсьәләсе хакында авылдашлары белән уртага салып сөйләшә. Кечкенә авылның бердәм кешеләре, акча җыешыйк, дигән карарга килә һәм әйткәнне эшләп тә куя. “Авылдашлар гына түгел, Базарлы Матакның күп кенә кибет хуҗалары да ярдәм итте. Нәтиҗәдә, 200 метр юлга вак таш сатып алдык. Аны җәйдек, әмма калын катлам итеп эшли алмаганга, ул көтелгән өметләрне акламады”, – ди Гөлүсә Мансур кызы. 

“Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчесе Фоат Вәлиевкә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була алар. Әлеге урамда яшәүче Солтания апа Ибраһимова үтенеч белән үзе бара. Җитәкче олы яшьтәге апаны “Ярар”, – дип кенә борып җибәрми. Районыбызның юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинга мәсьәләне шундук җиткерә. Рашат Талип улы да борчу тудырган урынга үзе килеп карый. Һәм менә күптән түгел, вак таш китертеп, аны техника, эшчеләре белән җәйдереп тә куя. Өстәвенә, буага торба да куя алар. “Буа ел саен агып китеп аптырата иде, хәзер барысы да яхшы булыр, дип өметләнәбез”, – ди әңгәмәдәшем.

Шулай, нинди генә җитеш тормышта яшәсәң дә, юлсызлык икән, заманнан артта калдың, дигән сүз. Чөнки бәхетсезлек була калса, ашыгыч ярдәме дә, янгын сүндерү машинасы да урамга керә алмаячак бит. Шуңа да юллы итү – авылны саклап калу ул, дип әйтү буш сүзләр генә түгел шул...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев