Югары Әлки авылында яшәүчеләр “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып, мобилизациягә эләгүчеләргә йон оекбашлар бәйлиләр
Яңалыклар

Югары Әлки авылында яшәүчеләр “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып, мобилизациягә эләгүчеләргә йон оекбашлар бәйлиләр

Бу аларның инде икенче тапкыр шулай булышулары.

Әлеге эшне авыл клубына кичләрен җыелып, хатын-кызлар башкарган. Бер ишесе сарык йонын теткән, икенчеләре аны эрләгән. Аннары киләп һәм йомгап ясап, оекбашлар бәйләгәннәр. Бу изге эштә аларга яшьләр дә ярдәмгә килгән: авылның актив кызлары бик булышкан үзләренә.
–    Авылдашлар ярдәм йөзеннән җеп, йон, кибеттән сатып алган оекбашлар да алып киләләр. Беренче тапкыр 60 пар оекбаш бәйләп җибәргән идек, бу юлы 80-90 пар әзерләргә тырышабыз, – дип аңлатты безгә авыл клубы мөдире Фәния Минһаҗева.


Нет комментариев