Югары Әлки авылының 5 балалы гаилә сайлауда катнашты
Бургановлар гаиләсе – Югары Әлки авылының 5 балалы бик матур күркәм гаиләсе.
Һәркайда, һәр эштә бергә булган әлеге зур гаилә сайлауга да җыйнау килде. Шуның өстенә олы кызлары Эльвина, февраль аенда 18 яшен тутырып, бу сайлауда беренче тапкыр катнаша.
– Кызыбызның шатлыгын бергәләп бүлешәбез. Менә эне-сеңелләре дә бик теләп безгә иярде. Әтиебез генә эштә, ул кич кайтканда сайлый, – ди Альбина Бурганова.
Аңа каравы, дәү әниләре Наилә һәм дәү әтиләре Илһам да ишле гаиләгә кушылган.
– Янәшәмдә бар якыннарым да булгач, минем өчен тагын да күңеллерәк бәйрәмгә әйләнде бу көн. Сайлау хокукына ия булуым белән горурланам, – ди Эльвина үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев