Юхмачы авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында мулла очрашу үткәрде
Юхмачы авылындагы картлар һәм инвалидлар йортына Түбән Әлморза авылы мәчетеннән мулла Фәрит Мөхәммәтҗанов килде.
Бу аның беренче килүе генә түгел инде, һәм ул һәрвакыт үзе белән зирәклек сүзләре генә түгел, йөрәкләргә чын күңелдән әйтелгән җылы сүзләр дә алып килә.
Бу юлы очрашу "Экстремизмга-юк!" исемле темага багышланды. Фәрит хәзрәт шулай ук Коръән аятьләрен укыды, сорауларга җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев