Юхмачы мәктәбе ихтыярыйлык бүләге иясе
Яңалыклар

Юхмачы мәктәбе ихтыярыйлык бүләге иясе

2 декабрьдә Казанның “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында “Мәрхәмәтле Татарстан” ихтыярыйлык өлкәсендә республика җиңүчеләрен бүләкләү узды.

 

Волонтерлар белән Татарстан Президенты  Рөстәм  Миңнеханов очрашты. Ул: “Сезнең файдалы  булыгыз, ярдәм итү-иң югары  бәягә лаек. Волонтерлык – җан торышыннан килә. Сезнең ихтыяр көчегезгә сокланам”, – диде.

Бүләкләнүчеләр арасында “Мәктәп волонтерлары отряды” номинациясендә, бары тик Иннополис шәһәрчеге  командасын алга уздырып, Юхмачы мәктәбе икенче урынны яулады. Әлеге номинациядә 283 команда катнашты.    


Нет комментариев