Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Юхмачы мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Юхмачы мәктәбендә бөек татар патриоты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Татар теле укытучылары оештырган бу бәйрәм чарасы күп кенә балалар өчен чын ачыш булды, чөнки ул бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында тирәнрәк белергә мөмкинлек бирде. Укучылар Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең героик образы турындагы белемнәрен тулыландырдылар.

3 класс укучылары «Мәэмай» шигыре белән чыгыш ясадылар, анда Муса Җәлил үзенең дустына булган мәхәббәтен күрсәтте. 6 класс укучылары Гыйбадуллина Әминә һәм Шиһапова Полина «Карлыгач» шигырен  укыдылар. Гайфуллина Фирүзә «Кызыл ромашка» шигырен сөйләде.

Чара барышында 9 класс укучылары «Ана һәйкәл янында» спектаклен күрсәттеләр, анда балалар сугыш елларында халыкның газапларын тойдылар. 

«Муса Җәлилнең әдәби геройлары» рәсем күргәзмәсе дә югары бәя алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев