Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда хәрби полигонда күнегүләр узучы Әлки егетләре янына районнан зур делегация барып кайтты

Узган атнада Казанда хәрби полигонда күнегүләр узучы Әлки егетләре янына районнан зур делегация барып кайтты.

 
Мобилизацияләнүче әлкилеләргә район мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле концерт хәзерләп барганнар иде.
Көне шактый суык булса да, хәрби күнегүләр үтүче якташларыбыз концертны бик яратып  караганнар, үз телефоннарына төшереп, “әле без сезне кат-кат җырлатырбыз” дигәннәр. Концерт караңгы төшкәнче  дәвам иткән. 
Ахырдан хәрби палатада бергәләп, Әлки җиреннән килгән күчтәнәчләр белән, чәйләр эчкәннәр. Егетләребез “Өйгә кайтып килгән кебек булды” дип рәхмәтләр җиткергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев