Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанга туры юл кайчан ачылыр

Редакциягә: "Базарлы Матактан Казанга туры юл кайчан ачылыр икән?"-дигән сорау белән күпләр мөрәҗәгать итә.

Чынлап та, Ялкын авылы янында Актай елгасы аша салынган күпер ябылганнан бирле Казанга юл 43 километрга озынайды. Башкалага барып кайту күп вакыт ала. Эшмәкәрләр, төзелеш, авыл хуҗалыгы өчен йөк ташучылар өстәмә чыгымнар тотарга мәҗбүр. Җиңел автомобиль белән зур әйләнеш ясап шәһәргә бару-кайту мәшәкатьле. Шуның өстенә Базарлы Матак-Салман арасындагы юл начар.

Әлкилеләрнең урынлы борчылуын Алексеевский бистәсендәге "Мостовик" җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Вәлиевка җиткердек. Ул мондый җавап бирде:

"Актай елгасы аша күпер авария хәленә килгән иде. Шунлыктан анда автомобиль хәрәкәте ябылды. Хәзер ул күперне сүтеп яңасын төзү өчен документлар әзерләнә. Ә юлны "турайту" өчен җирләр бераз кипшенгәч элеккеге юлга параллель рәвештә вакытлыча яңа юл ясалачак. Һава торышы җайлы килсә, ул тиздән төзеләчәк тә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев