Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемдер бәрәңгегә сибә, икенчеләр сусыз тилмерә

Редакциянең социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә авыллардан суга кытлык мәсьәләсе буенча зар-хәбәрләр еш килә башлады.

 “Ни өчен җәй җитүгә су бетә?”, “Һәр елны су суырта торган насосыбыз яна, ә ансыз су бөтенләй килми”, “Элек су бетәсен алдан хәбәр итәләр иде, хәзер әйтеп тә тормыйча көннәр буе сусыз тоталар”, “Бәлки кайбер урамнарга  транспорт белән су китерүне оештырыргадыр?”, дип яза укучыларыбыз.

Җәй кердеме, су кытлыгы башлана, анысы бәхәссез. Бигрәк тә көннәр эссе, явымсыз торганда. Яңгыр явып үтте исә бөтен авылда, барлык урамнарда краннардан су шарлап ага.

Сәбәбе аңлашыла – кайбер хуҗалыклар шланглар сузып суны бакчасындагы бәрәңге, печән җирләренә сиптергәндә күрше өйдәгеләр я күрше урамдагылар эчәр суга да тилмереп утырырга мөмкин.

Мондый проблема элекке елларда да булды. Әмма соңгы берничә елда районда күпме өстәмә су башнялары куелды, халыкны су белән өзеклексез тәэмин итү буенча башка күп төрле эшләр башкарылды.

Кыскасы, хәзер халык суны үз хуҗалыгы хаҗәтенә сакчыл тотса, авылларда ул һәркемгә җитәргә тиеш.

Район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре башлыкларына халыкны су белән өзлексез тәэмин итү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә кушты. Кайдадыр суүткәргечләр тыгылса, өрдереп чистарту зарур. Ә сусыз калган йортларга аны җир өстеннән шланг сузып китерүне оештырырга кирәк.

Кайбер гаиләләр суны тәүлек әйләнәсе бакчасына агызып ята икән, андыйларга комиссия белән кереп кисәтү ясау, чара күрү зарурлыгын да искәртте башлык.

Чынлыкта йорт-хуҗалыкларда су гаять күп тотыла. Ул һәркемгә җитсен өчен барыбызга да суны сакчыл файдаланырга кирәк. Шул чагында җәй кызуында сусыз калып иза чигүчеләр аз булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев