Киләсе елның беренче көненнән үк автомобиль йөртүчеләр өчен тагын бер кагыйдә гамәлгә кертелә
10 мең сумнан ким булмаган бурычлыларга кагылачак ул. Бурычлар төрле, әйтик, вакытында түләмәгән штрафлар, алимент һәм башкалар булырга мөмкин. Суд приставлары шундый кешеләр турында мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә тапшырачак. Ә инде бурычлы машина йөртүчеләрне бу мөмкинлектән вакытлыча (бурычларын түләп бетергәнчегә кадәр) чикләячәк. Моны гамәлдә ничек эшләрләр ("праваларын" җыеп...
10 мең сумнан ким булмаган бурычлыларга кагылачак ул. Бурычлар төрле, әйтик, вакытында түләмәгән штрафлар, алимент һәм башкалар булырга мөмкин.
Суд приставлары шундый кешеләр турында мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә тапшырачак. Ә инде бурычлы машина йөртүчеләрне бу мөмкинлектән вакытлыча (бурычларын түләп бетергәнчегә кадәр) чикләячәк. Моны гамәлдә ничек эшләрләр ("праваларын" җыеп алырлармы, башкачамы…), әлегә билгесез, әмма автомобиль, мотоцикл, самолет, теплоход, хәтта мотороллер йөртүчеләр дә бүгеннән булган бурычларын капларга ашыксын иде. Югыйсә, Яңа елны җәяүләп кенә башлап җибәрергә туры килмәгәе.
Бу турыда тулырак мәгълүматны республика ЮХИДИнең рәсми сайтында табарга була. Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең район бүлегендә әйтүләренчә, яңа закон бурычлары булган 105 кешегә кагылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев