Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кыяр бик югарыга китсә, аны бәйләгән бау белән аска төшерергә мөмкин

Кыярны тәҗрибәсе булмаган кеше дә үстерә ала.

Ә инде бу сусыл яшелчәдән мул уңыш алып, аны тәмле итеп үстерергә теләсәгез, якташыбыз, һәвәскәр бакчачы Рәис Хәйруллинның кайбер киңәшләренә игътибар итегез.

Рәис абый кыярны ачык һавада да өскә бәйләп үстерергә киңәш итә. Алай эшләгәндә, сез кыярның төбен йомшартып, кирәк булганда тукландырып, вакытында су сибеп тора аласыз.

Кыяр бик югарыга китсә, аны бәйләгән бау белән аска төшерергә мөмкин. Җиргә яткан сабакны исә туклык матдәләре белән баетылган йомшак туфрак белән күмәргә ярый. Ул вакытта яшелчә өстәмә тамырлар җибәреп, бик көчле булып үсеп китәр.

Бер төп кыярдан ике-өч тармак җибәреп тә уңышны арттырырга була, — ди Рәис Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев