Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Кышка банкалар тутырмаган, тозламаган кеше юктыр инде ул»

Әлбәттә, ашый. Болай гына да түгел, янына тозлаган яшелчәсен дә ясый, гөмбәсен дә җыя әле ул.

Кышка әзерлек, банкаларда тозлы һәм маринадлаган ризыклар әзерләү турында, берничә укытучыга мөрәҗәгать итеп, сораштыру үткәреп алдык.

Наталия Илюхина, Чуаш Кичүе авылы:

–     Бакчамда яшелчә үстерергә бик яратам, минем өчен бу – үзенә күрә җаныма бер ял, рәхәтлек! Быел бакчабыз яшеллеккә күмелде. Кыяр, помидорның да уңышы мул булды. Җәй буе ашаганнан соң, әлбәттә, банкаларга тутырдык. Безнең гаиләдә аннан башка булмый да.Тозлау, консервлау күп еллардан бирле гадәткә кергән, канга сеңгән. Бик яратып ясыйм. Зур өстенлекне ассортиларга бирәбез. Быел шундый өч литрлы 70 банка яптык. Маринадланган помидорны да аерынкы яратып ашыйбыз.  Шуның өстенә  гөмбә дә муллыгы белән таң калдырды! Вакыт булганда, бөтен гаиләбез белән урманга йөрергә тырышабыз. Гөмбә – безнең өчен иң тәмле ризык. Күп җыйдык, кайсын тозлап, кайсын маринадлап, кышка әзерләдек. Өстәлдә гөмбә булса, безнең гаилә аны  бәйрәм табыны кебек кабул итә. Димәк, быел бездә  көн дә – бәйрәм, көн дә – туй!

Гөлүсә Галләмова, Иске Чаллы авылы:

–     Башка елга караганда, банкаларым әзрәк булды, ахыры. Ник, дигәндә, нәкъ шул эш белән шөгыльләнә торган август аенда Дубайда ял иттем. Шулай да тырыштым. Бигрәк тә “Әби теле” (Тёщин язык),  аш пешергәндә салып җибәреп, тиз генә өлгертә торган ярым әзер борщлар, салатларны күп әзерләдем.  Балаларыбыз да, үзебез дә  ботка, бәрәңге янына да тозлы ризыкны гел кулланабыз. Күчтәнәчкә дә бирергә яратам. Банкалар өчен идән астында аерым киштәләр ясалган. Кишер яфрагы белән яба торган помидор бик тәмле. Эше дә җиңел:
3 литрлы банкага, арасына  4-5 кишер яфрагы да кыстырып, помидорларны тутырасың.  5 аш кашыгы песок,  2 аш кашыгы тозны эретеп саласың да кайнаган су коясың. Шуны 10 минутка банкасы белән кайнар суга утыртып аласың һәм 2 аш кашыгы уксус өстәп ябып куясың. Аннан да тәмле әйбер юк. Кышын аппетитны бик ача.

Гүзәл Садриева, Түбән Әлки авылы:

–     Кышка банкалар тутырмаган, тозламаган кеше юктыр инде ул. Ә менә мин гадәти яшелчәләрдән тыш, патиссон һәм баллы кукуруз үстереп маринадларга яратам. Ашаганда шундый банка ачсам, я күчтәнәчкә биреп җибәрсәм,  шәһәрдә яшәүче туган-тумача, танышларыбызның да исе китә. Үзем дә мөкиббән шуларга. Аларны мин үзләрен генә дә, кыяр, помидор белән кушып та ябам. Кукурузны 9-10 сантиметрдан артык үстермим, ул шулай яхшы да, тәмле дә була. Компотның бик күп төрләрен әзерләдем. Гөмбә җыярга да һәвәслегем зур: иртә язда тотынам, кар яуганчы йөрим. Опята гына җыя алмадым, калган бөтен төре дә бар.

Елена Йосыпова, Яңа Салман авылы: 

–     Һәр хатын-кыз – барыннан да элек хуҗабикә, өй җылысын саклаучы. Ә һәр хуҗабикәнең үз гаиләсен кышын да төрле тәмле ризыклар белән сыйлыйсы килә һәм мин дә искәрмә түгел. Ел саен кыяр, помидор, борыч, баклажан, кәбестәне күп үстерәбез һәм, әлбәттә, банкаларга да шулар тутырыла. Минем гаиләм бигрәк тә кыярны ”болгарча”, аджикалы томат һәм скумбриядән өй консервасын ярата. Бу эшне бөтен күңелемне биреп башкарам. Гаиләмне шатландыру һәм тәмле ашату өчен, елдан-ел яңа рецептлар табарга тырышам. Һәм тапкан берен ясыйм да. Кайсына “гашыйк” булалар, шунысын икенче елны да рәхәтләнеп күбрәк ясыйм. Әзерләгән ризыгыңны яратып ашаганнарын күрү күңелне үстерә, яшәү көче, эшләү дәрте бирә.
Әйткәнемчә, укытучы бәрәңге дә утырта, бакча тутырып, яшелчәсен дә үстерә, тозлысын да әзерли – кыскасы,  барына да өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев