Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленар Яруллин белән Салават Хәйретдинов әзерләгән номер тамашачыларга ошады

Районның берничә оешмасы һәм учреждениесе коллективлары әзерләгән үзешчән сәнгать концерты тулы зал җыя алмады.

Әмма концертка килмәүчеләрнең күп нәрсә югалтулары ахырдан ачык күренде. Чөнки кичәнең программасы гаҗәеп кызыклы һәм төрле иде.
Мәсәлән, район электр челтәрләре хезмәткәрләре аеруча мактауга лаек, чөнки сәхнәгә менгәннәре дә әйбәт чыгыш ясады, залда утыручылары да аларга көч биреп торды. Электр челтәрләре контролеры Нияз Гыйрфанов күңелләргә үтеп керерлек итеп татарча җырлады. Ленар Яруллин белән Салават Хәйретдинов әзерләгән номер да тамашачыларга ошады. Аларның икесе дә электр монтерлары булып эшлиләр. Атаклы артистыбыз Салават Фәтхетдинов репертуарыннан булган җыр концертның йөзек кашына әйләнде: аны бит әле артистның адашы Салават Хәйретдинов башкарды. Ул, әйтерсең, сәхнәдә үскән. Зал да егетне хуплап кул чапты. 
“Татарстан почтасы”нда эшләүче Руфия Сибгатуллинаның сәхнәгә чыгуын шулай ук кул чабып каршыладылар тамашачылар. Пандемия чорында концертлар булмагач, Руфиянең матур, яңгыравык тавышын сагынып та өлгергәннәр алар. Руфия “Яшьлегем кадерләре”, “Әрнемә, йөрәккәем” җырларын башкарды. “Таттелеком”ның Әлки элемтә узелы коллективыннан сәхнәгә халык уен кораллары квартеты күтәрелде. Әлеге ансамбльнең солисты – җиденче дистәне ваклаган Алексей Никитин балалайкада оста уйный икән. Алексей Геннадьевич күп еллар АТС диспетчеры булып эшләгән. Инде олы яшьтә булса да, сәхнәдә яшьләрдән калышмый. 
Янгын часте хезмәткәре Рәшит Вәгыйзовның чыгышын да мактап үтмичә булмый. Жюри әгъзалары ул башкарган “Сине генә” җырын булачак гала-концерт программасына кертеп тә куйдылар инде. Роберт Хәмәтшинның “Күл буена килсәң иде” җыры да шул исемлеккә кертелде. 
Финал концертында урман хуҗалыгының участок мастеры Айсылу Мифтахованы да көтәчәкләр. Ул Энҗе Мөэминованың “И, төннең йолдызлары” дигән шигырен сәнгатьле итеп укыды.
Җыр һәм музыка кичәсендә бу юлы ир-атлар башкарган номерлар күбрәк булды. Элемтә узелы хезмәткәре Рөстәм Хәмидуллин, тамашачыларны җилкендереп “Эх сез, матур кызлар!” дип җырлады. Кара елга урманчылыгы исеменнән чыгыш ясаган Түбән Әлморза егете Илфат Галәүтдинов, хатын-кыз киемнәре киеп, ике шаян күренеш күрсәтеп тамашачыны көлдерде. Гадәттә, ир-атлар җитмәгәнлектән, сәхнәдә чыгыш ясаучы хатын-кызларга чалбар-пиджак кияргә туры килә иде. Ә монда киресенчә булды. 
Балалар да чыкты сәхнәгә – Эльвина Әхмәрова һәм Изабелла Немсицверидзе, Динә һәм Зилә Гатыйповалар туганнарына ярдәмгә килгәннәр. Музыкаль кичәне үз эшен бик белеп, истә калырлык итеп район пенсия фонды хезмәткәре Светлана Хәмидуллина алып барды. 
Концерт тәмам, сәхнә яктырткычлары сүндерелде, тамашачылар, күңелләрендә әйбәт кәеф һәм күтәренкелек саклап, таралыштылар...  Әмма фестиваль дәвам итә:  15 апрельдә мәдәният йорты сәхнәсендә район һәм мировой судлар, финанс структуралары (банклар, казначылык) вәкилләрен күрергә мөмкин булачак.  Концерт барышында җыелган акчаларны исә Луганск һәм Донецк өлкәләреннән килгән качкыннарга ярдәм фондына тапшырачаклар.

 

 

Рәзидә Фәтхетдинова, пенсионер:
–Концерт миңа бик ошады. Барлык чыгышларны яхшылап әзерләгәннәр, күренеп тора, күп тапкыр кабатлаганнар. Бигрәк тә Салават Хәйретдинов һәм Элвина Әхмәрова башкарган җырлар күңелемә хуш килде. Сәхнәгә чыккан һәркем булдыклы, сәләтле.

Затия Зыятдинова, үзмәшгуль:
–Мөгаен, өч еллап концертларга йөрмәгәнмендер. Ә бүген килдем әле, ял иттем, кәефем яхшырды. Руфия Сибагатуллина башкарган “Яшьлегемнең кадерләре”, “Әрнемә, йөрәккәем” җырлары аеруча ошады. Ә подстанция егетләренең очкынлы чыгышы барыбызны да шаккатырды. 

Руслан Сәхапов, электр челтәрләре хезмәткәре:
–Ут чыгардылар! Гаиләбез белән килдек әле, чөнки сәхнәдә безнекеләр дә бар бит. Бик шәп чыгыш ясадылар алар. Подстанциядә шундый талантлы егетләр эшли дип башыма да китермәгән идем. Бик шәп булды концерт.

Надежда Ильдюкина:
–Оныгым Изабелла Немсицверидзега көч биреп тору өчен Түбән Кәчидән килдем әле. Ул “Патшабикә булам мин” дигән җырны башкарды. Үзешчәннәр концерты ошады, бик күңелле булды ул. Сәхнә дә матур, җиһазлар заманча, артистларыбызның киемнәре купшы. Теләгән һәркем нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә ала. Тамашачылар да киң күңелле, артистларга алкышларны җәлләмәделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев