Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Людмила Емельшина: “Заман белән бергә атларга”

Районыбызда хезмәте белән күпләргә үрнәк булырдай, исеме зур хәрефләр белән язылырлык хатын-кызларыбыз күп.

 Алар сайлаган һөнәрләрен яратып, зур җаваплылык белән башкаралар, чын күңелләрен биреп эшлиләр. Бүген сүзебез шундый хезмәт  батыры –  Әлки мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Людмила Емельшина турында. 

Чуашстаннан – Әлкигә...


Людмила  Геннадьевна ул  үзе – Чуашстаннан, Цивиль районы Таушкасы авылы кызы. Чуаш Республикасының мәдәни-агарту училищесын “Урта квалификациядәге мәдәният хезмәткәре, үзешчән хор коллективы җитәкчесе” белгечлеге буенча тәмамлаган. Әлки егете белән танышып, гомерен аның белән бәйләргә ниятләгәч, 1990 елда Базарлы Матак авылына яшәргә күченгән һәм биредә район мәдәният йортына бәйрәмнәр оештыручы инструктор булып эшкә урнашкан. Шул еллардан районда халык белән мәдәни-күңел ачу эшләре дә җанланып китә. Балалар өчен ел саен сәхнәләштерелгән Яңа ел кичәләре, Балаларны яклау, Белем көненә багышланган бәйрәмнәр, күңел ачу уеннары оештырыла башлый. Әлеге чараларда әлкилеләрнең берничә буыны катнашкандыр инде. “Теремок” дип аталган курчак театры түгәрәге ачылып, анда  бик яратып балалар  шөгыльләнә башлый. Яшьләр өчен күңел ачу кичәләре, тематик дискотекалар, ял кичәләре үткәрелә. “16 төбәк” уен кораллары ансабле, “Рябинушка” вокал ансамбле оеша. 

Милли мәдәниятне саклау буенча эш


Район мәдәният йортының халык бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре буенча методист вазыйфасын били башлагач, Людмила Геннадьевна Татарсан Республикасы халыкларының матди һәм матди булмаган мирасын саклау буенча методик эшкә керешә.  Шулай ук чуаш милли мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча эш башланып китә. 2015 елда “Мәрхәмәтлелек” проектын Татарстан Республикасы  Мәдәният министры хуплап, акча бүлә. Ул акча коллективка концертлар кую өчен, сәхнә костюмнары тегүгә тотыла. 2017 елда Людмила Геннадьевна җитәкчелегендә һәм районның ветеран-пенсионерлар җәмәгатьчелек оешмасы белән берлектә “Гомер көзенә керсәк тә” аралашу клубы” иҗтимагый мәдәни проекты әзерләнә. Аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр тәкъдим итү буенча бәйге комиссиясе хуплый. Нәтиҗәдә, 159 мең 192 сум акча бүленә. Әлеге проект 1 елга дип төзелә һәм аны тормышка ашыруда ниятләнелгән бар чаралар да үткәрелә. Күчерелгән акча өлкәннәр өчен 19 күңел ачу программасы, 5 спорт чарасы һәм эстафеталар үктәрергә мөмкинлек бирә. Аларда исә 3292 кеше – Әлки районының өлкән буыннары катнаша. Моннан тыш, даими рәвештә йөзү, өстәл теннисы, сәламәтләндерү гимнастикасы, ветераннарның “Сударушка” вокал ансамбле дәресләре үткәрелә, әлеге ансамбль өчен костюмнар тегелә.  “Гомер көзенә керсәк тә” аралашу клубы” социаль мәдәни проекты 2013 елда әзерләнгән “Өмет” аралашу клубы һәм социаль ярдәм проекты, шулай ук  Мәдәният министры тарафыннан хупланып, 2014 елда  әзерләнгән “Йөрәктән йөрәккә” проектларының (аның авторы Людмила Емельшина) дәвамы була. 2020 елда Әлки районы ветеран-пенсионерлары җәмәгатьчелек оешмасы белән берлектә “Яхшылык юлы буйлап” иҗтимагый проекты языла. Ул шулай ук өлкән яшьтәгеләр белән эшләүне күздә тотып уйланыла. Әлеге проек та элегрәк эшләнелгәннәренең дәвамы булып тора һәм ул өлкәннәрнең актив тормыш алып баруына ирешүне максат итеп куя. Проектның темасы “Сәламәтлекне саклау, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны алга сөрү”.  “Яхшылык юлы буйлап” проекты Югары Әлки авыл клубы базасында тормышка ашырыла. Анда исә берничә ел дәвамныда “Тургай” татар фольклор ансамбле эшләп килә. Анда өлкән яшьтәге (12 хатын-кыз һәм 2 ир-ат) 14 кеше йөри. 2015-2021 елларда район мәдәният оешмаларына Людмила Емельшина тарафыннан язылган 11 грант проектлары аша гомуми бәясе 1 000 000 сумга ярдәм бирелә. 2020 елда ул “Мәдәни чаралар һәм ялны оештыру оешмасының проект эшчәнлеге” темасына “Таткультресурсцентр” бюджет учреждениесе конференциясенең ZOOM спикеры була.
Людмила Емельшина җитәкчелегендә районның мәдәният йортында “Пилеш” чуаш вокал ансамбле оештырыла. Әлеге коллектив  район мәдәният йортында үткән бар концертларда да, ел саен республика бәйрәмнәре Уяв һәм Сабантуйда да катнаша. Людмила Геннадьевна - районның “Акатуй”, “Уяв”, ел саен үткәрелүче “Чаваш пики” (Чуаш чибәре), “Чаваш шапчаке” (Чуаш сандугачы)  бәйгеләрен үткәрүче дә. Ул шулай ук 2011 елда мәдәният йорты карамыгындагы ветераннарның “Сударушка” вокал ансамблен оештыра, анда исә 15 кеше шөгыльләнә. 
Людмила Геннадьевна мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты вәкиле, район җәмәгатьчелек Советы әгъзасы да. 
Ул үзе кияүдә, ире Алексей белән өч бала – ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да гаиләле, бүгенге көндә 5 оныгы бар.


Мактаулы исемгә лаек

Билгеле, өч дистәдән артык район мәдәният йортында эшләгән Людмила Емельшинаның хезмәте бәяләнә дә. Ул күп тапкырлар район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе грамоталары белән бүләкләнә.  Әлки районында Чуаш мәдәниятен саклауда керткән өлеше өчен, 2017 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, 2019 елда ТРның Чуаш милли-мәдәни автономиясе, 2021 елда “Чуаш милли конгрессы” төбәгара җәмәгатьчелек оешмасы Рәхмәт хатларына лаек була.  Шулай ук 2019 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, 2020 елда Татарстан Республикасы Мактау грамоталары тапшырыла. 
2022 елда “Татарстан Республикасы мәдәниятенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме бирелә. 

“Сәнгатькә мәхәббәт әтидән күчкән”


Людмила Емельшинадан ни өчен бу хезмәтне сайлавы турында сорашкач, ул болай диде:
-    Без гаиләдә биш бала идек. Оештыру сәләтем, сәнгатькә мәхәббәтем әтиемнән күчкәндер. Ул җырларга ярата иде. Безне гөмбә, җиләк җыярга алып китсә дә, һәрвакыт нинди дә булса көйне суза. Русча шул вакытта популяр булган җырны чуашчага тәрҗемә итеп тә куя. Ул вакытта мәдәният йорты бик актив эшли, күп төрле түгәрәкләр алып барыла иде. Курчак театры да эшләп килде, мин шуларда һәрвакыт актив катнаштым. Шуңа мәктәпне тәмамлап, укырга керергә вакыт җиткәч, мин кая барырга дип һич тә аптырамадым, башка юлны хәтта күрмәдем дә.  Училищеның соңгы курсында ук мәдәният йортына эшкә үк урнаштым. Менә шул еллардан бирле мин сәнгать дөньясында кайныйм. Заман белән бергә атларга, яңалыкларны үзләштерергә тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев