Әлки балалары күңелле һәм тату “Яңа ел рәсеме ясыйбыз" дип исемләнгән уен уйнадылар
Яңалыклар

Әлки балалары күңелле һәм тату “Яңа ел рәсеме ясыйбыз" дип исемләнгән уен уйнадылар

Базарлы Матак авылының "Ана даны" паркында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре уен программасы оештырдылар.

Яшь әлкилеләр Кар Кызы белән төрле уеннар уйнадылар, әйлән – бәйлән йөрделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм табышмакларга җавап бирделәр – бер сүз белән саф һавада вакытны күңелле һәм тату үткәрделәр. Ә ахырда Кыш Бабайдан тәм-томнар алдылар.


Нет комментариев