“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә туган көне белән котлап, район башлыгы Александр Никошин газетабыз редакторы Азат Низамиевка Рәхмәт хаты тапшырды.
“Күпьеллык намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә үз өлешегезне кертүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.
Сезнең казанышларыгыз, максатчанлыгыгыз һәм лаеклы үрнәк күрсәтүегез башка хезмәткәрләрне дә нәтиҗәле эшкә, һөнәри үсешкә һәм яңа белем-күнекмәләр алуга рухландыра.
Киләчәктә дә Сезгә эшегездә уңышлар, яңа идеяләр, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим”,-диелә Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин имзалаган Рәхмәт хатында.
Нет комментариев