Әлки район музее Яңа ел ялларында да эшләячәк
Яңалыклар

Әлки район музее Яңа ел ялларында да эшләячәк

​​​​​​​С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее Яңа ел каникуллары көннәрендә дә халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

 

3 гыйнварда монда “Купец Лисенковта Яңа ел” дигән тамаша уза. Ә 7 гыйнварда “Купец Лисенковта Раштуа утырмасы” оештырылачак. Театрлаштырылган форматтагы әлеге чаралар бик күңелле булыр  дип көтелә. Бәйрәмгә балалар да, әти-әниләр дә, дәү әни-дәү әтиләр дә чакырыла. 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр музей 9 дан 13 сәгатькәчә көн саен эшли. Олылар өчен музейга керү билеты 50 сум, балаларга – 10 сум.

Бәйрәмнәрдә сезне музейда көтәләр!


Нет комментариев