Әлки районы адвокаты Шамил Хәйруллин Россия  адвокатлар палатасы медаленә лаек булды
Яңалыклар

Әлки районы адвокаты Шамил Хәйруллин Россия адвокатлар палатасы медаленә лаек булды

Россия Федерациясенең Адвокатлар палатасы советы карары белән район адвокаты Шамил Хәйруллин “Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауда казанышлары өчен” I дәрәҗәле медале белән бүләкләнде.

Адвокат булып 22 ел хезмәт куйган Шамил Шәрифулла улына медальне Татарстан Адвокатлар палатасында тантаналы төстә тапшырганнар. 1975 елдан бирле хокук саклау өлкәсендә эшләгән юрист карьерасында бу дәрәҗәле бүләкнең тугызынчысы.


Нет комментариев