Әлки районы: агрокөллият студентлары музейда узган гасыр ачышлары белән танышты
Яңалыклар

Әлки районы: агрокөллият студентлары музейда узган гасыр ачышлары белән танышты

Агрокөллият студентлары С.Лисенков исемендәге төбәк тарихы музеенда 19-20 нче гасырлар ачышларына багышланган күргәзмә белән танышты.

Әлеге чор төрледән-төрле ачышларга искиткеч бай була. Шушы гасырларда уйлап табылган әйберләр  кешелек тормышын бөтенләй үзгәртә.  Сәгать, телефон, басу машинкасы, радио, фотоаппарат, проигрыватель, исәпләү машинкасы, калькулятор – тормышыбызда гадәтигә әйләнгән бу әйберләр заманында гаҗәеп яңалык була. Ә бүген инде алар барысы да кечкенә генә бер телефон-смартфонга сыя. Агрокөллият студентлары белән әңгәмәдә шуңа да басым ясалды: нинди генә “текә” техника уйлап табылмасын, аларны эшче белгечлекләргә ия кешеләр тормышка ашыра.

 


Нет комментариев