Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы халыкны онлайн кабул итте

Кичә район башлыгы Александр Никошин гадәттәгечә халыкны кабул итте. Кабул итү видеореҗимда үткәрелде.

Район башлыгына гозер белән керергә теләүчеләр алдан ук язылган булган. Аларга изоляция режимы белән бәйле рәвештә электрон кабул итү тәртибе аңлатылган.

Александр Никошинга Базарлы Матакның Волков урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итеп, кичләрен яктырту өчен урамның берничә урынына лампалар куюны сораганнар. Район башлыгы бу мәсьәләне хәл итүне Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына йөкләгән.

Тагын бер мөрәҗәгать итүче мәктәп тәмамлаучы баласын район юлламасы белән медицина институтына урнаштырырга ярдәм итүне сораган. Әлеге үтенеч исәпкә алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев