Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы волонтерларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде

Ел саен 5 декабрьдә билгеләп үтелә торган Волонтер көне уңаеннан районда түгәрәк өстәл оештырылды, анда ирекле ярдәмчеләрнең эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Район башлыгы Александр Никошин катнашындагы чара Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе базасында үтте. Түгәрәк өстәл форматында пандемия башында чикләүләр кертелгән чорда волонтерлар эшендә барлыкка килгән мәсьәләләр һәм проблемалар каралды, районда әлеге юнәлешне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

Александр Никошин ирекле ярдәмчеләргә аларның эшчәнлеге өчен, бигрәк тә пандемия вакытында өлкән яшьтәге һәм эшкә сәләтсез кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китергән өчен рәхмәт белдерде. Район җитәкчесе волонтерлар Эльмира Никошина һәм Ирина Сабировага намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Районда бүгенге көндә 86 волонтер эшли. Аларның күбесе студентлар, яшьләр, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, эшмәкәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев