Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылы үзәгендә ике машина бәрелешкән

7 апрель иртәсе бозлавыклы булды. Бигрәк тә автомобильләрнең кышкы резиналарын салдырырга өлгерүчеләр өчен хәрәкәт итү катлаулы иде.

Иртә сәгатьләрдә Базарлы Матакның үзәгендә – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы янындагы борылышта “Газель” һәм “Фиат” автомобильләре бәрелешә. “Фиат”ның яктырту фаралары ватыла. Машинаның кузовында җиңелчә тырналулар барлыкка килә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, авария килеп чыгуның бер сәбәбе – юлның ул участогының бозлавыклы булуы.

“Фиат”  автомобиле йөртүчесе юл шартларын һәм хәрәкәт хәвефсезлеге

кагыйдәләрен исәпкә алмаган, нәтиҗәдә машина каршыга килүче “Газель”гә бәрелгән”,– ди районның баш автоинспекторы.  

Бу урынга шунда ук комлы-тозлы катнашма сибелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев