Авариядә кешеләр зыян күрде
1 сентябрьдә Базарлы Матак авылы башында ике машина бәрелешеп,
кешеләр зыян күрде.
Узган якшәмбе кичендә 18.20 сәгатьтә Базарлы Матак-Мамыклы юлыннан баручы “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесе Шаһвәлиев урамына борылганда юл хәрәкәте кагыйдәсен боза. Ул каршы як хәрәкәт полосасыннан килүче “Лада Приора”га юл бирми һәм машинасы белән аңа килеп бәрелә (совершил столкновение). Нәтиҗәдә “Лада Приора” юл читендәге баганага бәрелә. Авариядә ике автомобильнең дә йөртүчеләре һәм “Лада Приора”ның пассажиры җәрәхәтләр ала.
Нет комментариев