Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында көпә-көндез өй яна башлаган

Район үзәгенең Яшьләр урамындагы 2 нче йортта ут чыгу хакында янгын сүндерүчеләргә 14 сәгать 20 минутта хәбәр керә.

10 минуттан инде беренче янгын сүндерү машинасы урынга барып җитеп эшкә дә керешә. Хәзер янгын урынында өч экипаж эшли.

Янгын йортның түбәсеннән чыккан. Хәзер шифер астындагы ут телләре белән көрәш бара.

Беренчел фараз буенча, өй хуҗалары мунча ягып җибәргәннәр. Үзләре өйдә вакытта төтен исе сизгәннәр. Янгын мунчаның төзек булмаган төтен юллыгы аша өй түбәсенә капкан, дип фаразлана.

Янгын белән көрәш дәвам итә. Өйнең түбәсе, кыегы яна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев