Якшәмбе көнне, 28 июльдә, Базарлы Матакта Шәүкәт мәчете ачылуга 20 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Тантанага бик күп кеше җыелган, Казаннан, тирә-күрше районнардан килүчеләр дә бар иде.
Халыкны бу истәлекле вакыйга белән Әлки районы башлыгы Александр Никошин, район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев котладылар.
Дога-вәгазьләр сөйләп, бергә өйлә намазын укыгач, бәйрәмгә килүчеләр мәчет каршында корылган зур табын янына җыелдылар, кайнар пылаудан авыз итеп, чәй эчеп, аралашып утырдылар.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев