Әлки районы Базарлы Матак мәктәбе укучылары республика фән олимпиадалары призерлары булдылар
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбе укучылары республика фән олимпиадалары призерлары булдылар

Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары республика олимпиадалары призерлары булдылар.

10 сыйныф укучылары –Камил Мәхмүтов физика буенча, ә Илүзә Гарипова химия буенча фән бәйгеләрендә җиңү яуладылар. Алар узган елларда да республика олимпиадаларында бик әйбәт белемнәр күрсәткәннәр иде. Ә 8 сыйныф укучысы Алексей Мизюков тарих олимпиадасы призеры булды.


Нет комментариев