Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары тоннадан артык кәгазь җыйганнар

​​​​​​​Базарлы Матак урта мәктәбе Кәгазьбатл дип аталган республика  акциясенә кушылып китте.

 5-20 декабрь көннәрендә үтүче акция кысаларында укучылар макулатура җыеп, фотога төшеп, социаль челтәрләргә куярга һәм БУМБАТЛ сайтында теркәлергә тиешләр. Акциядә катнашучы һәркемгә сертификат бирелә.

Акция барышында мәктәп укучылары 1100 кг макулатура җыеп тапшырганнар. Сыйныфлар арасында 4 а классы укучылары алда бара (җитәкчеләре Гөлнара Хөснетдинова). Балалар 256 кг кәгазь җыйганнар инде.

Иң зур күрсәткечкә 2 нче сыйныф укучысы Аделина Фәсахова ирешкән – кыз 97 килограмм макулатура тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев