Базарлы Матак урта мәктәбендә “Кавказ өчен сугыш” дигән тарихи квест үткәрделәр.
Мәктәпнең “Җиңү волонтерлары” оештырган әлеге квест Бөек Ватан сугышы тарихына багышланды. Анда, өч ротага (командага) бүленеп, 8 нче сыйныфлар укучылары катнашты. Яшьармиячеләр Бөек Ватан сугышында Кавказ өчен барган көрәш, аның әһәмияте хакындагы сорауларга җавап бирделәр. Фашистлар Германиясенә каршы сугышның төрле чорларына караган башка биремнәргә дә җаваплар эзләделәр. Шулай ук мөһим сугышчан хәбәрләрне (послание) шифрлауны һәм башка биремнәрне үтәделәр. Беренче урынны 8 А сыйныфы командасы яулады, ул иң яхшы әзерлекле булуын күрсәтте.
Нет комментариев