Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы белгече аңлата: нәселле тана сатып алу чыгымнарының яртысын дәүләт кире кайтара

“Нәселле тана, сыер сатып алганда чыгымнарның яртысын республика ярдәме белән каплыйлар, дип ишеттек. Ул субсидияне алу өчен нинди документлар әзерләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә икән? Алсу Сафина, Базарлы Матак авылы.”

Без әлеге сорауны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисадый мәсьәләләр буенча консультанты Фәрит Вәгыйзовка юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

–Шәхси хуҗалыкларга, гаилә фермаларына нәселле тана сатып алганда 40 мең сумга кадәр чыгымнарын каплау каралган. Әлеге субсидияне алу өчен нәселле тананы республикадагы токымлы маллар үрчетүче фермалардан сатып алу зарур. Нәселле тананың яше 21 айдан да ким булмаска, авырлыгы 430 килограмм һәм аннан югарырак булырга тиеш.

Нәселле тана сатып алу турында акча түләү квитанциясен, хуҗалыкның токымлы терлекләр үрчетүе хакындагы таныклык күчермәсен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшыру шарт. Субсидия итеп сатып алынган мал бәясенең 50 процентын, әмма 40 меңнән дә артык булмаган өлешен кайтару каралган. Транспорт чыгымнарын сатып алучы күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев