Әлки районы буенча коммуналь бурычлар 700 мең сумга җиткән
Яңалыклар

Әлки районы буенча коммуналь бурычлар 700 мең сумга җиткән

Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләр саны район буенча 200 гә якын.

Бигрәк тә салкын су кулланучылар һәм каты көнкүреш хезмәтләрен чыгару белән бәйле хезмәтләрдән бушлай файдаланучылар күп һәм аларның гомуми бурычлары 700 мең сумга җиткән. Билгеле, бурычлыларга карата чаралар күреләчәк – беркетмәләр төзелеп, аларның эшләре судка тапшырыла. Мондый хәлгә җиткәнче, файдаланган хезмәтләр өчен үз вакытында түләү мәслихәт.


Нет комментариев