Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы буенча  җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Фәридә Яруллина – Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры, 10 елдан артык инде Татарстан омбудсмены ярдәмчесе буларак җәмәгать эшчәнлеге алып бара.

Хокук саклау эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең Әлки районы буенча  җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина Россиядә кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Т. Москалькованың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Әлеге бүләкне Фәридә Госман кызына Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советының киңәйтелгән утырышында тапшырдылар.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев