Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: чыгарылыш имтиханнары 8 июньдә башлана

Бердәм дәүләт имтиханнары соңрак вакытка күчерелде.

Быел бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрмәскә, дигән тәкъдимнәр дә булган иде. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов андый фаразларны  кире какты. “Бердәм дәүләт имтиханнары булачак. Имтиханнар расписаниесенең яңа проекты әзерләнде. Бүгенге хәлләрдән чыгып, 11 нче сыйныф укучылары – имтихан тапшыручылар өчен уку елын 8 июньгә кадәр озайту мөмкинлеген карыйбыз”,–диде ул.

БДИның яңа расписаниесе нигезендә, 8 июньдә география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча сынаулар узачак. 11 июньдә – рус теле, 15 июньдә – база дәрәҗәсендәге һәм профильле дәрәҗәдәге математика, 18 июньдә – тарих, физика, 22 июньдә җәмгыять белеме һәм химия буенча имтиханнар була. 25 июньдә укучылар чит телләр буенча сынау тотачак. 26 һәм 29 июньдә бу имтиханнарны телдән тапшыру була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев