Эшмәкәр Гөлсинә Дәүлиева өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты коллективына үз кафеларында әзерләнгән ашамлыклар җибәрде.
Мәгълүм булганча, бу атна башыннан Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә, карантинга ябылды. Интернат хезмәткәрләре бу чорда хезмәт урыннарында яшәп эшлиләр.
Районда карантин шартларында эшләүче бу коллективка ярдәм акциясе игълан ителде. Бүген эшмәкәр Гөлсинә Дәүлиева интернатта эшләүчеләргә үз кафеларында әзерләнгән ярымфабрикатлар – пилмән, мантый, голубцы, шулай ук төрле пироглар җибәрде. Интернат коллективы бу күчтәнәчләрне рәхмәт сүзләре белән кабул итте.
Нет комментариев