Әлки районы фермерлары игътибарына: гаилә фермаларына өстәмә рәвештә грантлар бирелә
Гаилә фермаларын үстерүгә өстәмә рәвештә грантлар алу мөмкинлеге бар.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстанда крестьян (фермер) хуҗалыклары базасындагы гаилә терлекчелек фермаларын 2017-2020 елларда үстерү” программасы буенча өстәмә сайлап алу конкурсы үткәрә. Грантларга ким дигәндә 50 баш сыер асралган сөтчелек фермалары, ким дигәндә 150 баш мөгезле эре терлеге яисә 200 баш дуңгызы, я булмаса 300 баш сарыгы яки ким дигәндә 100 баш савым кәҗәсе, яки 200 аты булган терлекчелек фермалары ияләре дәгъва кыла ала. Грантлар шулай ук кош-корт асраучы, балык җитештерүче гаилә фермаларына бирелә. Дәүләт ярдәмен гаилә фермалары төзүгә яисә реконструкцияләүгә, аларны техника һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә, терлек-туар сатып алуга файдаланырга мөмкин. Конкурста катнашу өчен документларны быелның 29 августына кадәр тапшыру зарур.
Грантны алу тәртибе һәм кирәкле документлар хакындагы мәгълүматлар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында (http: //agro.tatarstan.ru/) урнаштырылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итеп тә белешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев