Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: инвалидлар җәмгыяте конференөиясендә яңа рәис сайланды

Аларга кайгырту, мәрхәмәтле мөнәсәбәтебез кирәк Район инвалидлар җәмгыятендә зур үзгәреш – аның эшчәнлеге белән дүрт ел җитәкчелек иткән Айсылу Садретдинова әлеге постны Вайыс Даутовка тапшырды. Бу турыда җәмгыятьнең отчет-сайлау конференциясендә мәгълүм булды.

Әлеге эштән үз теләге белән китәр алдыннан Айсылу Гарафетдин кызы соңгы дүрт елда җәмгыять тарафыннан һәм районда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау буенча ниләр эшләнүе хакында сөйләде.

Район инвалидлар җәмгыяте үз рәтләрендә 300 дән артык кешене берләштерә икән. Ел башына бездә 2343 кеше инвалид статусына ия булган. Әлеге сан тотрыклы түгел: кемнеңдер сәламәтлеге яхшыра, ә кемдер, киресенчә, саулыгын югалтып инвалидлык ала. Һәр авыл җирлегендә җәмгыятьнең башлангыч оешмалары бар. Алар авылларда яшәүче инвалидларның гозерләрен “районга” җиткереп торалар, күмәк чараларда катнашалар.

–Без физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спортны үстерүгә күбрәк игътибар итәбез, чөнки спорт –хәрәкәт, аралашу, ярышу рухы ул. Уңышларыбыз да бар. Әйтик, Касыйм Зыятдинов, Илшат Фәхриев, Арутюн Маркосян, Рәшит Гарипов, Илшат Нуртдинов һәм башкалар район, республика, илкүләм, хәтта дөнья ярышларында да катнашып, уңышка ирешәләр. Алар башкаларга үрнәк,–дип сөйләде Айсылу ханым.

Кызганычка каршы, иҗтимагый оешма булганлыктан, инвалидлар җәмгыяте район я республика бюджетыннан финансланмый, ул җәмгыять әгъзалары кертемнәре хисабына яшәргә тиеш дип санала. Бу шарт җәмгыять эшчәнлеген нык чикли, билгеле. Әмма Айсылу Гарафетдин кызы әйтүенчә, мәсьәләне хәл итүнең бер юлы бар: төрле конкурсларда катнашып грантлар оту һәм алар хисабына кирәк-яракларны булдыру. Әйтик, шул ысул белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мультфильм төшерү җиһазлары, олылар һәм балалар өчен өстәл уеннары алынган. Соңгысы инвалидлар күңеленә бигрәк тә хуш килгән. Хәзер шахмат-шашка гына түгел, джакколо, невус, шаффлборт дигән яңа төр уеннар буенча да ярышлар еш үткәрелә икән.

Айсылу ханым районда 2016-2018 елларда инвалидлар өчен уңай тирәлек булдыру буенча эшләнгән эшләрне дә санап үтте.

–Әмма һәр  инвалид өчен иң мөһиме игътибар, мәрхәмәтлелек. Аларның аралашасы, дөньяга чыгасы килә. Шул турыда онытырга ярамый,–диде ул. Бу сүзләр район инвалидлар җәмгыятенең яңа җитәкчесе итеп сайланган Вайыс Даутовка һәм җәмгыятьнең 20 кешедән торган идарәсенә киңәш тә, теләк тә булып ишетелде.

1 декабрьдән районда Инвалидлар ункөнлеге башлана. Аның кысаларында күп чаралар үткәрү планлаштырыла. Алар арасында инвалидның өенә барып концерт кую, йорт эшләрендә булышу, “Колос” кинотеатрында бушлай сенаслар, музейларга экскурсияләр, “Алинә” спорт залында спартакиада (6 декабрьгә билгеләнгән) һ.б. бар. Игътибар һәм йомшак мөгамәләне физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбыз шушы ун көндә генә түгел, ел әйләнәсе тойсын иде, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев