Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Матак авылында күрше Спас районы үзешчәннәре бик матур концерт күрсәтте

Узган шимбә кичендә Иске Матак авылы мәдәният йортында бик шәп концерт булды. Бу күңелле тамашаны авыл халкына ут күршеләребез Спас районы үзешчәннәре бүләк итте. Күршеләр концертын район башлыгы Александр Никошин да тамаша кылды һәм бик ошатты.

Алдарак инде язганыбызча, районнарның бер-берсенә концертлар күрсәтүе (перекрестные) республика мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән башланып китте. Узган атнада шундый концертны безнең сәнгать осталары Спас районының Тукай авылында куйганнар иде. Артистларыбызның чыгышларын тукайлылар бик җылы кабул иттеләр. Инде менә күршеләребез җавап концерты белән безгә килделәр.

Концерт башланыр алдыннан ике районның мәдәният бүлекләре җитәкчеләре Рәсимә Гайфуллина һәм Фәрхат Низамов белән сөйләшеп алдык. Алар әйтүенчә, күршеләрнең концертлар белән алмашуы безнең районнар өчен яңалык түгел. Әлкилеләр һәм спаслылар алдагы елларда да бер-берсенә җырлы-биюле тамашалар белән йөрештеләр. Ә инде мәдәният министрлыгы бөтен районнар өчен шушы башлангыч белән чыккач, моңа кабат бик теләп кушылганнар.

Концерт башланыр алдыннан кунакларны һәм тамашачыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде:

–Менә без нинди затлы, иркен, заманча клубта утырабыз. Бу мәдәният йорты узган ел республика программасы нигезендә сафка басты. Районыбыз республикада эшли торган барлык программаларда диярлек катнаша,–дип билгеләп үтте район башлыгы. –Бүген без биредә бергәләп күршеләребез спаслыларның концертын тамаша кылачакбыз. Аларга безгә шундый мәдәни бүләк белән килүләре өчен зур рәхмәт. Алга таба да без, ут күршеләр, шулай үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып, концертлар алмашып күркәм хезмәттәшлектә яшик. Артистларга уңышлар теләп, концерт карап күңелле ял итик.

Концерт чынлап та халык күңеленә хуш килде. “Волжские зори” вокаль ансамбле, оста җырчылар Маргарита Пензина, Евгений Кременсков, Родмила һәм Рөстәм Халмурзаевлар, Варвара Лесюк, Николай Софронов чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Концертны бик оста итеп Александра Калашникова һәм Рамилә Исхакова алып бардылар.

Гомумән, күрше район талантларының җыр-моңнары, дәртле биюләре Иске Матак һәм Югары Матак (аннан да кеше күп килгән иде) халкында бик җылы тәэсирләр калдырды. Кешеләр рәхәтләнеп ял итеп, артистларга рәхмәтләр әйтеп таралаштылар мәдәният йортыннан.

Күршең белән дус-тату булып, шагыйрь әйтмешли, “тел-лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яшәү ничек рәхәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев