Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карамалы авылында яшәүчеләр халык җыенында буаны чистартуны сораганнар

Иске Камка авыл җирлегендә халык җыеннары COVID-19 буенча хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәп ачык һавада узды.

Җыеннарда авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров халык алдында ел башыннан бирле башкарылган эшләр хакында хисап тотты. Камка һәм Карамалы халкы җирле властьнең эшен “яхшы” дип бәяләде.

Карамалыдагы җыенда Рәзилә Зәйнетдинова авылда балалар мәйданчыгы төзегән өчен  укытучылар һәм әти-әниләр исеменнән рәхмәт әйтте. Ул шулай ук авылдагы ташландык буаны чистартуны һәм су белән тутыруны сорады. Биредә каз-үрдәк кебек су кошларын күп асрыйлар. 12 кеше кош-корт сатып алып үстерү чыгымнарын каплауга дәүләттән барысы 107 мең сумнан артык субсидия алган. Билгеле, каз-үрдәк өчен сулык кирәк. Буаны чистарту мәсьәләсе аерым контрольгә алынды.

Җыен азагында авыл фельдшеры Резидә Вәлиеваны, социаль хезмәткәр Әлфирә Әһлетдинованы, китапханәче Гөлнур Вәлиеваны 55 яшьлек юбилейлары белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук авыл мулласы Мансур  Сафинга зират тирәсен тотып алу эшен оештыруы өчен рәхмәт белдерделәр. Быел җирлектә булган сөенечле вакыйганы – яңа кеше тууны да игътибарсыз калдырмадылар. Нәни Сөләйман – Илшат һәм Гөлинә Әкбәровлар гаиләсендә икенче бала. Аңа уенчык трактор бүләк иттеләр.

Җыеннарда район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев