Беренчелекне яулап кайттылар
Районыбызның яшь каратэчылары командасы Бөтенроссия турнирында беренче урынга чыкты.
Кама Аланында узган киокусинкай турнирында Идел буеның алты төбәгеннән 500 гә якын спортчы катнашты. Ярышлар 12-13 октябрьдә барды. Каратэчыларыбыз 9 алтын, 5 көмеш һәм 3 бронза медаль яуладылар.
Нет комментариев