Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карга авылында 28 ноябрьдә каз өмәсе була

28 ноябрьдә Карга авылында зур каз өмәсе була.

Аны авыл җирлеге башкарма комитеты “Эдем” җәмгыятенең хәзерләүләр пункты белән берлектә үткәрергә җыеналар. Өмә татар халкының милли традицияләре нигезендә оештырылачак. Биредә каз йолку, аны  көянтәләргә асып төшеп бәкедә чайкау, каз мамыгы сыдыру, каз боткасы белән сыйлану кебек йолалар җырлы-биюле тамаша булып үрелеп барыр дип көтелә. Әлеге күңелле чарага каргалылар үзләре дә, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә ныклап әзерләнә. Бу турыда безгә Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев хәбәр итте. Тамаша сәгать 10 да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев