Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Карга авылында фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары истәлегенә ансамбль төзелде

Район авыллары арасында парк беренче булып Каргада төзелгән иде. “Хәмәтвәли паркы” дип аталган бу зур бакчада быел реконструкция эшләре җәелдерелде.

  Һәм менә узган шимбәдә паркта тантаналы төстә “Җиңү” ансамбле ачылды. Бу чара фаҗигале дата – Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга да багышланды.
Тугыз ел элек биредә авыл уртасында агачлар утыртып, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлне төзекләндереп, паркка нигез салганнар иде. Соңрак каргалылар үрнәгенә башка авыллар да кушылды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Инде Каргада янә бер вакыйга – зурдан кубып парк төзекләндерелде, анда  Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән һәм Җиңү көнен якынайту өчен тылда үз-үзләрен аямый хезмәт иткән авылдашлары хөрмәтенә  ансамбль булдырылды. 
Паркның түрендә – фашизм афәтен җиңгән совет солдаты һәйкәле.  Ул улы белән бергә сурәтләнгән. Газиз улының, халкының, туган иленең якты имин киләчәге хакына утка кергән бит совет солдаты. Шунда ук мәрмәр плитәгә Бөек Ватан сугышында катнашкан каргалыларның исемнәре язылган.
Һәйкәлнең  ике ягында мәрмәр плитәләрдә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары сурәтләнгән, аларның тылдагы батырлыгы, фидакарьлеге турында шигъри юллар теркәлгән.
Боларның каршы ягына ике хәрби техника урнаштырылган.  Аларның берсе танк, икенчесе исә халыкта “Катюша” дип аталучы сугышчан реактив артиллерия минометы. Фашистларны тар-мар итүдә гаять зур роль уйнаган, аларны өркетеп торган  “Катюша” бит совет халкының җиңү символына әйләнгән корал. Бу техниканы Казахстанда эзләп табып, үз йөреше белән алып кайтканнар. 
Мәйданга җәелгән затлы матур плитәләр дә ансамбльне баетып, тулыландырып тора.

Ә янәшәдә Карга авылы тарихына багышланган фотокүргәзмә эшләнгән. Тантанага килгән авыл халкы, читтән кайткан якташлар андагы фотосурәтләрдә әти-әниләрен, әби-бабайларын, туганнарын,  дусларын эзләп таптылар. Көн бик эссе булуга карамастан, халык бик күп җыелган иде. 
Чараны район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев Коръән сүрәсе укып башлап җибәрде. Сугышта ятып калган, фронттан кайткач вафат булган, җиңү өчен карусыз хезмәт куйган әрвахлар рухына дога кылынды.
Тантанада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде.
–Соңгы ике елда районда Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә биш яңа һәйкәл төзелде, булганнары реставрацияләнде. Бүген сездә ачылучы “Җиңү” ансамбле – районда гына түгел, республикада иң мәртәбәле, затлы һәм зәвыкле һәйкәл комплексы. Аны төзетүче – авылдашыгыз Фоат Вәлиев. Күренекле шәхес, районыбыз патриоты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевкә бөтен Әлки халкы исеменнән рәхмәт җиткерәм,–диде Рәшит Билалов.

Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев та сүзен авыл тормышында һәрдаим ярдәм итеп торган Фоат Вәлиевкә рәхмәт юллаудан башлады. 
–Паркта гаять зур күләмле эшләр алып барылды. Аны Илгиз Задаев җитәкчелегендәге “Стройдорсервис” егетләре башкарды. Төзүчеләр тиз һәм сыйфатлы эшләделәр,–дип билгеләп үтте ул.
Рамил Минһаҗев, Илгиз Задаевны туган көне белән котлап, әлеге истәлекле дата уңаеннан бүләк тә тапшырды. 
Фоат Вәлиев Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйганнарның  фидакарьлеген югары бәяләде. 
–Әле без бүген дә ач-ялангач үсмерләр, хатын-кызлар, картларның фронт өчен куйган хезмәтләрен, җиңүгә нинди зур өлеш кертүләрен бәяләп бетерә алмыйбыз. Сугыш чоры балалары да олыгайды инде, күбесе арабызда юк. Авылдашларым Галимҗан абый Сафин, Фоат абый Гыйниятуллин  сугыш чоры балалары истәлеген мәңгеләштерүне сораганнар иде. Ни кызганыч, алар да инде мәңгелеккә күчте,–дип күңелендәген уртаклашты якташыбыз. 
Сугышчан техниканы табуда, алып кайтуда ярдәм күрсәткән интернациональ сугышчы Рөстәм Шәйхетдиновка ул зур рәхмәтләрен җиткерде. “Бу мәсьәләне хәл итү өчен Рөстәм әллә ничә тапкыр Мәскәүдә, хәрби частьләрдә булды,–дип билгеләп үтте Фоат Вәлиевич. 
Тантанада катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаевка сүз бирелде.
–Татарстаннан Бөек Ватан сугышына 700 меңнән артык кеше киткән. Аларның яртысы гына фронттан әйләнеп кайткан. Республикабыздан 225 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Татарстан – Бөек Җиңүгә гаять зур өлеш керткән төбәк. Без бүген батырлар исемнәрен, аларның тарихын мәңгеләштереп бик дөрес эшлибез. Фоат Вәлиев туган җирендә бик күркәм һәм игелекле эшләр башкарган. Бу паркны, мондагы киң колач белән башкарылган эшләрне күреп гаҗәпкә калдым,–диде депутат.

Менә һәйкәл өстендәге ак япма алынды. Улын җитәкләгән солдат сыны әйтерсең лә кешеләрне уяулыкка, тынычлыкны сакларга өндәп тора иде. 
Каргадан Бөек Ватан сугышына 204 кеше киткән, шуларның 126 сы фронтта һәлак булган. Бары 78 ир-егет туган җиренә, якыннары янына әйләнеп кайта алган. Аларның исемнәре  монументта мәңгеләштерелде. Совет солдаты һәйкәле – фашизмны җиңүчеләрнең батырлыгына дан, рәхмәт билгесе. Яшьләребез моны күреп, белеп торсын иде.
Укучы балалар да бу чарага ихластан әзерләнгән. Алар сугышчан, патриотик рухтагы җырлар, биюләр башкардылар.  Аннан бар халык янәшәдәге кыр кухнясына солдат боткасыннан авыз итәргә чакырылды.
                         ***
Паркта балалар уен мәйданчыгы яңартылган, җәяүлеләр өчен брусчаткадан юллар түшәлгән, утыргычлар булдырылган, өстәп агачлар утыртылган, тирә-юнен әйләндереп алган тимер койма матур итеп буялган. Кыскасы, паркта кул тимәгән бер генә почмак та калмаган, һәр җирдән төзеклек, ямьлелек бөркелә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев