Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы командасы киокусинкай каратэ буенча Татарстан беренчелегеннән күп призлы урыннар алып кайтты. Фото

Киокусикай каратэ буенча Татарстан беренчелегендә районыбыз командасы уңышлы чыгыш ясады.

Фоторепортаж

Киокусикай каратэ буенча Татарстан беренчелегендә районыбыз командасы  уңышлы чыгыш ясады.

23 февральдә Зәй шәһәрендә үткән әлеге зур бәйгедә 270 яшь спортчы катнашты. Безнең каратэчылар Алмаз Шәйхетдинов, Карина Афанасьева, Самир Хәмидуллин, Әмирхан Хәсәнов үз авырлыкларында беренче урын яуладылар. Никита Карманаев икенче урынга чыкты. Ә Данил Гыйматдинов, Рәзил Гатауллин, Камил Вафин, Булат Борһанов исә өченче урын алдылар.

Икенче көнне Кама Аланында 16-17 яшьлекләр арасында (среди юниоров 16-17 лет) булган республика беренчелегендә Екатерина һәм Андрей Зиньковлар икенче урын алды.

Татарстан Киокусинкай Федерациясенең Әлки районы бүлеге җитәкчесе Андрей Зиньков спортның әлеге төрен үстерүгә керткән өлеше өчен Россия сугышчан сәнгатьләр берлегенең Татарстан филиалы  Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев