Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният хезмәткәрләре республика Хәрби комиссариатында концерт куйдылар

Район мәдәният хезмәткәрләре республика Хәрби комиссариатында концерт куйдылар.

Хәрби хезмәткә китүче егетләр алдында алар график нигезендә инде дүртенче ел рәттән чыгыш ясыйлар. Зал тулы призывниклар, хәрбиләр безнең артистлар башкаруында Ватан, туган як, сөйгән яр турындагы җырларны йотлыгып тыңладылар. Алексей Федонин, Эльвира Зыятдинова, Гөлфирә Нургалиева, Рифат Садыйков, Алмаз Сафиуллин, Эльмира Шиһапова, Аида Гайнетдинова, Ленар Гыймаевның һәр чыгышына гөрләтеп кул чаптылар. Концертта Казан музыка көллиятендә укучы Иске Камка егете Алмаз Әкбәров та матур җырлары белән катнашты.

Призывниклар арасында Иске Тахталы егетләре Даниил Рыжков, Максим Курочкин да булган икән. Алар сәхнәгә күтәрелеп, артистларыбыз белән бергә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев