Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә Россия укучылары хәрәкәте балаларны берләштерә

Шөгыльләре төрле, эш-гамәлләре мәгънәле Мәктәп укучыларын сәләтләренә, холык- фигыльләренә карап берләштерүче нинди генә оешмалар юк икән бит хәзер мәгариф учреждениеләрендә! Пионер һәм комсомол оешмалары бетерелгәч берара бушап торган “киштә”не Россия укучылары хәрәкәте уңышлы гына биләп тора бүген.

Район мәктәпләрендә укучы кызларны-малайларны төрле шөгыльләре буенча туплап-берләштереп торучы бу оешманың әле генә слеты булып үтте. Балалар иҗаты йорты фойесында һәм коридорларында хәрәкәттә катнашучыларның кайсы юнәлештә нинди эш алып баруы хакында “тере” күргәзмә җәелдерелгән иде. Район башлыгы Александр  Никошинга һәм кайбер учреждениеләр вәкилләренә (ЮХИДИ бүлекчәсе, янгын күзәтчелеге, урман хуҗалыгы һ.б.) укучылар нәрсә белән шөгыльләнүләре хакында кайсы җырлап, кайсы шигырь сөйләп аңлатып бирде.

2015 елда Россия Президенты указы белән төзелгән илкүләм иҗтимагый оешма күпмедер дәрәҗәдә әлеге дә баягы пионер оешмаларын хәтерләтә. Һәрхәлдә, аны төзүчеләр үткәннән иң яхшы, нәтиҗәле алымнарны файдаланырга тырышканнар. Оешманың эмблемасы, гимны бар, ә максаты – үсеп килүче буынны Россия җәмгыяте кыйммәтләренә нигезләнеп тәрбияләү. Педагоглар, балалар коллективларын оештыручылар укучыларның шәхесен, гражданлык активлыгын һәрьяклап үстерү, аларга хәрби-патриотик тәрбия бирү кебек юнәлешләрдә эш итә.

Безнең мәктәпләрдә ниләр эшлиләр соң Россия укучылары ошмалары? Тик тормыйлар икән бит. Әйтик, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә “Җиңү волонтерлары” бар, һәм алар, аерым алганда, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән элемтәдә торалар, аларны шефка алганнар, Геройлар паркын тәртиптә тоталар... Чуаш Кичүе мәктәбенең “Үсенте” (“Росток”) клубы (яшь урманчылар) табигатьне саклау белән шөгыльләнә. Чуаш Борнаеннан Яшь юл хәрәкәте инспекторлары үзләре дә юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт беләләр, башкаларга да өйрәтәләр. Юхмачы мәктәбеннән “Йолдыз” клубының күпкырлы эшчәнлеге турында күп тапкыр сөйләгәнебез бар, аның  әгъзалары хәрби-патриотик тәрбия ала, сугышта югалган якташларыбызны эзләп табып, исемнәрен мәңгеләштерә.

Хузангай мәктәбенең “Мөстәкыйль балалары” яман гадәтләрсез, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Иске Әнҗерә мәктәбе укучылары үзләрендәге музей, авыллары тарихын ничек өйрәнүләре һәм саклаулары турында сөйләделәр. Базарлы Матак мәктәбендә 2015 елда ук экологик отряд төзелгән. Район мәктәпләрендә яшь янгын сүндерүчеләр, тимурчылар, эзләүчеләр, волонтерлар, хәтта журналистлар һәм башка бик күп төрле отряд клублар бар икән! Кыскасы слетта катнашкан һәр  мәктәп Россия укучылары хәрәкәте эшчәнлегенең бер юнәлеше буенча презентация әзерләгән, шуны күрсәтте.

Ә район күләмендә ниләр эшләүләре хакында хәрәкәтнең президенты, Базарлы Матак мәктәбе укучысы Гүзәл Закирова слетның эшлекле өлешендә, трибуна артына чыгып сөйләде. Төрле юнәлешләрдә һәм төрле бәйге-конкурсларда җиңеп кенә тора икән бит безнекеләр! Казанда гына түгел, хәтта Мәскәүнең  үзенә барып яхшы мәгънәдә мактанып һәм макталып кайтканнар.

–Әйе, Россия укучылары хәрәкәте елдан-ел җәелә, активлаша. Әмма безгә өлкән иптәшләребез – оештыручы педагоглар җитешми, һәр мәктәптә дә юк шул алар. Без төрле конкурсларда тагын да ешрак катнашыр идек тә бит, кайчак аларга барырга транспорт табылмый,–дип кайбер җитешсезлекләрне дә яшереп тормады чая кыз. Һәм дөрес тә эшләде: соңрак үз чыгышында район башлыгы Александр Никошин әлеге проблемаларны хәл итәргә ышандырды.

–Күпме тиктормас, акыллы, актив балаларны җыйды бирегә слет! Булдырасыз! Үзегезгә дә, укытучыларыгызга да рәхмәт! Беләсезме, ә бит бүген шулай актив булуыгыз үзегезгә үк киләчәктә кирәк булачак! Сез үзара аралашырга, дуслар табарга, ярдәмгә килә белергә өйрәтәсез. Бездәге һәр мәктәптә балалар хәрәкәтләре үссен, клублар, төрле отрядлар булсын. Сезгә спорт белән шөгыльләнү өчен дә күп мөмкинлекләр тудырдык. Үз чемпионнарыбыз да бар инде, алар белән горурланабыз. Ә, сез, балалар, безнең киләчәгебез, лаеклы гражданнар булып үсегез,–диде район җитәкчесе. Аннары ул укучыларга күңелле дә, файдалы да җәйге каникуллар теләде. Яшь әлкилеләргә слетка чакырылган башка кунаклар да үз сүзләрен әйттеләр. Слет бик күп иң актив укучыларга Мактау кәгазьләре һәм дипломнар тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев