Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы оешмаларында халыкны кабул итү буенча чикләүләр кертелә

Бу коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында эшләнә

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр бары тик алдарак кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча әзер документлар бирү буенча гына эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк.

Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре халыкка 8(843)222-06-20 телефоны буенча консультация бирәчәк.

Бик кирәкле хезмәтләр (паспорт, транспорт йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр алу) буенча мөрәҗәгатьләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон төстә тапшырырга мөмкин. Мондый хезмәтләр өчен МФЦга мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.  

 

Республика матди ярдәм үзәгенең Әлки районы бүлекчәсенә шулай ук дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә була. Социаль ярдәм чараларына гаризаны почта буенча, шулай ук ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша тапшырырга мөмкин. Әлеге мәсьәләләр буенча консультация алу өчен 8(84346)20-8-94 һәм 8(843)563-14-91 “кайнар линия” телефоннарына шылтырата аласыз. Бүлекчә электрон почтасына (alk.7@tatar.ru) яисә республика матди ярдәм үзәге почтасына  (kzn.rcmp@tatar.ru) язма мөрәҗәгать юлларга да була.

 

30 марттан Татарстан Пенсия фонды идарәләрендә кабул итү бары тик алдан язылу буенча һәм Дәүләт хезмәтләре порталында яисә ПФР сайтындагы шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә файдаланып булмаган  хезмәтләр буенча гына башкарыла.

Әлки районында Пенсия фондына кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры: 884346-2-17-04.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев