Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: сайлау барлык хәвефсезлек чараларын үтәп уздырылачак

Сентябрьдә узасы сайлауда барлык хәвефсезлек чаралары үтәләчәк.

Республикада “карантин” чикләүләре шактый киметелсә дә, сайлау участокларында хәвефсезлек чараларын төгәл үтәү зарур булачак. Бу хакта безгә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте.

“Тавыш бирүне оештырганда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – сайлаучыларның сәламәтлеге хәвефсезлеген тәэмин итү”,–ди ул.

Тавыш бирү көннәрендә – 11-13 сентябрьдә барлык сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Сайлау участогына килгән һәркемгә бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, пирчәткәләр биреләчәк. Участокларда санитар дистанция саклау зарур була. Тавыш бирү бүлмәләрендә  1,5-2 метр ара калдырып билгеләр  ясалачак. Ишектән кергәндә аяк киемнәрен зарасызландыручы келәмнәр һәм куллар өчен антисептик чаралар урнаштырылачак. Участокка килгән һәр кешенең температурасы да үлчәнә.

Тавыш бирү кабиналарына пәрдәләр корылмаячак. Һәр көнне тавыш бирү төгәлләнгәч сайлау участокларында тавыш бирү урыннарын җентекләп зарарсызландыру үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев