Әлки районы: Сихтермәдәге яңа өйләргә интернет килә
Яңалыклар

Әлки районы: Сихтермәдәге яңа өйләргә интернет килә

“Таттелеком”ның Әлки район элемтә узелы белгечләре Хузангай-Сихтермә авылындагы яңа йортлар урнашкан Кыр урамына интернет элемтәсе кабелен сузу белән мәшгуль.

Нуретдинов Радик тракторы белән траншея казый, ә кабельчеләр Анатолий Давыдов, Ринат Хәлилов интернет кабелен тоташтыра, ялгый, өйләргә сузалар.

Май бәйрәмнәреннән соң социаль әһәмияткә ия объектларга – 14 мәктәпкә җепселле оптик кабельләр сузачакбыз. Бу мәгариф учреждениеләрендә интернет системасыннан файдалану мөмкинлеген яхшыртачак.


Нет комментариев