Татар Борнае авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлады. Төзүчеләр нигез салу өчен винтлы субайлар кактылар. Төп эшләр исә июль аена планлаштырылган.
Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов әйтүенчә, халык өчен бик тә кирәкле әлеге бина авылның уртасында төзелә. Аны 23 августта куллануга тапшырырга тиешләр. Төзелеш эшләре “Сәламәтлек саклау” дәүләт проекты кысаларында алып барыла.
Нет комментариев